Сценарий новогоднего праздника для начальной школы.


Башлангыч класс укучылары өчен Яңа ел кичәсе.
Алып б. Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Хәерле көн,кадерле балалар,хөрмәтле укытучыылар, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Сезне барыгызны да якынлшып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын
1-бала
Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде.
Ап-ак йомшак кар белән,
Җирне биләүләп төрде.
Кыш ул йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне
Нинди бәйрәм?- диеп сорасагыз,
Бүген бездә (бергә) Чыршы бәйрәме!
2-бала:
С вьюгой, ветром и морозомЗимний праздник к нам идет.И, конечно, Дед Мороз намВсем подарки принесет!Подскажите мне, ребята,Что за праздник всех нас ждет?Отвечайте дружно, звонко,Мы встречаем… Все:Новый год!
3-бала
Бүген бездә зур бәйрәм!
Бүген Яңа ел килә!
Безнең күңелләр җырга
Һәм биюгә җилкенә.
Әйдә, килегез тизрәк,
Ясыйк матур түгәрәк.
Безгә кунаклар килгән,
Уйныйк-җырлыйк бергәләп.
(хоровод “Чыршы, чыршы без сине”, “В лесу родиласҗ елочка”, “Тышта буран”)
4-бала
Исәнме, чыршы, исәнме! Тагын да бер ел үтте Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте. Ян яктырак, чыршыкай Балкысын утларың Бүген синең тирәңә Җыелган дусларың.
5-бала
Күрегез безнең чыршыны Ничек матур киенгән Безгә бәйрәм ясар өчен Урманнан безгә килгән.
Нинди генә уенчыклар Муенсалар юк анда Серле шар һәм алмалар Бөреләр дә бар анда
7-бала
Эту ёлку вам принёс
Добрый Дедушка Мороз.
Так стройна и величава,
Посмотрите: справа,слева-
Все подарки для детей,
И её лесных зверей.
На верхушке как всегда
Величавая звезда.
Алып баручы: Нарядилась наша елка,Словно девица-краса,В разноцветные игрушки,Вот какие чудеса!Я спрошу у вас, ребята,А вы дайте мне ответ?Но подумайте сначала,“Да” ответить или “Нет”.-Растут ли на елке сосульки цветные?-А шарики, звездочки расписные?-Быть может, оранжевые апельсинки?-Смешные и розовые свинки?-Подушки пуховые?-А пряники медовые?-Галоши блестящие?-Конфеты настоящие?-Ну, ребята! Все сказали!
Все загадки разгадали!
(хоровод “Чыршы яшел тунын киеп”, “Елочка, елочка заблести огнями”, “Новый год, новый год”)
8-бала: Кыш килде акка төренеп Җир өстен сөеп кенә Тау битләрен сыйпап үтте Ак көртләр өеп кенә.
Җем-җем иткән йолдыз белән Тулган төнге саф һава Ә көндез ап-ак чәчәктәй Ябалак карлар ява.
9-бала:
Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде
Ак бүздәй йомшак кар белән
Җирне биләүләп төрде.
Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.
Нинди бәйрәм? –диеп сорасагыз-
Бүген бездә чыршы бәйрәме!
10-бала:
Үсте чыршыбыз урманда,
Шаулап торды анда.
Җәен дә, кышын да зифа
Яшел тора һаман да.
11-бала:
Хәзер чыршыбыз бизәлгән,
Муенсалар да элгән,
Безгә шундый матур бәйрәм,
Зур шатлык алып килгән.
12-бала:
Яңа елның һәрбер көне
Бәхетләр алып килсен.
Һәр ишектән шатлык тулы
Яңа ел җыры керсен.
Әйдәгез әле,безнең матур залыбызда да Яңа ел җыры яңгырасын әле.
(хоровод “У тебя Дед Мороз” , “Маленькой елочке”,
Юлбасарлар йөгереп керәләр, (сызгыру, кычкыру, тавыш).
Юлбасарлар биюе из ”Бременскихмузыкантов”
Юлбасарлар:
– Сез нәрсәгә болай матур итеп киендегез әле?
– Монда нинди вакыйга бара?
Алып баручы. Ә сез үзегез кемнәр?
Юлбасарлар. Без көтмәгәндә генә һөҗүм ясап, кешеләрне куркытып байлыкларын үзләштерәбез. Берәүгә дә баш имибез, юл куймыйбыз!
– Так что бернинди дә бәйрәм булмаячак!
– Без сезнең укытучыларыгызны үзебез белән алып китәбез һәм Кыш бабайны да бирегә җибәрмибез.
(Укытучыларны үзләре белән алып китә башлыйлар)
Укучылар  (юлбасарларны туктаталар). Туктагыз әле, сез укытучыларыны җибәрсен өчен без ни эшләргә тиеш булабыз?
Юлбасарлар. Безнең күңелне ачарга! Мәсәлән, нинди дә булса бию башкарырга!
4класскызлары “Эннэги-геннэги». “Гөллэр, гөлләр чәчәк атыгыз”.
Юлбасарлар. Молодцы!  Биюләрегез ошады, матур биисез.
– Ярар, укытучыларыгызны җибәрәбез.
– Тик бәйрәм үткәрергә барыбер комачаулаячакбыз.
Алып баручы. Юлбасарлар, әйдәгез болай килешик. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, әгәр сез җавапларын белмисез икән, башка безгә комачаулап йөрмисез, ярыймы?
Юлбасарлар. Яхшы. Карарбыз, моңа кадәр без белмәгән табышмак булганы юк иде әле.
(Алып баручы табышмаклар әйтә, юлбасарлар бер җавапны да әйтә алмыйлар)
Бер гүзәл бар дөньяда,
Гашыйк аңа һәр бала.
Тик бизәнә ул менә
Бары епга бер генә.
(Яңа ел чыршысы)
Килә шундый кырыс булып,
Суыклар алып, ыжгырып.
Китәр чагы җитте исә,
Тәмам сыгыла да төшә:
Авыр-авыр сулый-сулый,
Китеп бара елый-елый.
(кыш)
Энҗе кебек җем-җем итеп,
Уйный шундый матур итеп,
Учыңа алу җитә,
Шундук эри дә бетә...
(Кар бөртекләре)
Юлбасарлар.
– Без бик күп нәрсәне белмибез икән әле!
– Мәктәпкә барып белем алырга туры киләчәк!
– Балалар, безне гафу итегез инде!
– Безгә дә бәйрәмегезгә катнашырга рөхсәт итегез әле?
– Без бер начарлык та эшләмәскә сүз бирәбез!
Юлбасарлар бәйрәмгә калалар.
Хоровод
(Танец маленьких утят. Буги-Буги. Раз на носочки.)1 алып баручы(залга карап) Балалар! Димәк, без бүген нинди бәйрәмгә җыелдык?
Балалар: Яңа ел бәйрәменә, чыршы бәйрәменә!
2 алып баручы: Дөрес әйтәсез. Ә сез беләсезме бу бәйрәмдә иң зур кунак кем?
Балалар: Кыш бабай!
1 алып баручы: Кыш бабайны чакырыйкмы бирегә?
Балалар: Чакырыйк!
2 алып баручы: Алайса болай эшлик: Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән генә әйтегез.
Сораулар:
-Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?
-Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?
-Кыш бабай - әйбәт бабай, әйеме?
-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?
-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?
-Ул бүләкләр алып килә, әйеме?
-Чыршыбыз бик матур, әйеме?
-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?
-Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?
-Помидорлар да үсә, әйеме?
-Чыршының энәләре кызыл, әйеме?
-Кыш бабай суыктан курка, әйеме?
-Ул Кар кызы белән дус, әйеме?
Алып баручы: Сез җавапларны дөрес бирдегез. Хәзер Кыш бабайны һәм кунакларны чакырырга да була. Алар ни өчендер күренми бит әле, нәрсә булды икән? Әйдәгез әле,кычкырып карыйк.Бәлки безнең тавышны ишетеп килеп җитәр.
Бергә :Кыш бабай!Кыш бабай!Кил безгә!
(Кыш бабай киемендә куян керә.Аның артыннан Кар кызы киемендә бүре керә.)
“Расскажи снегурочка где была” җыры башкарыла.
-Сез чын кыш бабай белән кар кызы түгел.Сез җиңелдегез!Димәк бәйрәмнән китәсез.Безгә мондый алдакчылар кирәк түгел.Шулай бит балалар!
(Куян киемнәрен сала.)
-Мин киемнәремне калдырам.Гафу итегез мине, зинһар өчен һәм миңа ярдәм итегез.Мин бит бүредән куркам.Мин китеп эз югалтканчы бурене тоткарлап торыгыз.
Эйдэгезкышбабайнычакырабыз. Балалар (хор белән).
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире.
Кунак булып килер дип
Күптән көттек без сине.
Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.
КАР КЫЗЫ. Исәнмесез, өлкәннәр!
КЫШ БАБАЙ. Яңа ел белән котлыйбыз!
КАР КЫЗЫ. Яңа уңышлар телибез!
КЫШ БАБАЙ. Бәхет керсен һәр өйгә!
КАР КЫЗЫ. Иминлек булсын җирдә!
КЫШ БАБАЙ. Шатлык килсен һәр көндә!
КАР КЫЗЫ. Нур булып иңсен йөзгә!
КЫШ БАБАЙ. Сәламәтлек булсын юлдаш!
КАР КЫЗЫ. Тыныч һәм бай булсын еллар!
Укучы. Яшел чыршы тирәсендә, җыелып бертугандай.
Әйлән-бәйлән уйный идек, килеп керде кыш бабай.
Әй, кыш бабай, кыш бабай, хуш киләсең,уз бире.
Шатланышып, җыр белән каршылыйбыз без сине.
Бәйрәмебез син килгәч, матурланды тагын да,
Бик күңелле уйныйбыз, яшел чыршы янында.
Матур бәйрәм җырыбыз, яңгырагач еракка
Кыш бабабыз ишетеп, килгән безгә кунакка.
1-кыз:
Кыш бабай, бабакай
Котыптан ук килгәнсең
Әле егәрле икәнсең
Күзләр генә тимәсен.
2-кыз:.
Кыш бабай, бабакай
Син дә егет идеңме?
Кар кызларын таң калдырып
Җырлап биеп йөрдеңме?
3-кыз:
Һай, бабай, сакалың,
Ак бәс сарган кашларың.
Урталарга чык син ,әйдә,
Синең биер чакларың.
Кыш бабай белән татарча бию. “Ах какой добрый Дедушка мороз”.
Алып баручы:
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай
Безнең сөйгән кунак син.
Ямьле үтсен кичәбез
Безне көлдер, уйнат син.
Кыш бабай:
Яхшы, яхшы. Әйдәгез,барыбыз да бергәләп“ Кыш бабай бияләе” уены уйныйбыз
(“ Кыш бабай бияләе” уены)
Уен:” “ Кыш бабай бияләе” бияләй кулдан-кулга күчерелә. Көй тукташка, бияләй кемдә кала шул кеше сорауга җавап бирә.
Сораулар:
“Туган тел” шигырен кем язган?
Сезнең класста ничә укучы?
Без кайсы районда яшибез?
Бәйрәм белән котлау.
Беренче сыйныфта иң шук малай кем ул?
Быел ниндижэнлекелыиде?
Искечә Яңа ел кайсы көнне була?
Иң яраткан һәм иң яратмаган дәресең нинди?
Кыш бабай:
Уф, ардым! Мин бераз утырып ял итим, ә сез, нәни дусларым, шигырьләр сөйләгез әле.
(укучылар чыгышы).Кыш бабайга шигырьләр сөйләүКыш бабай:
Минем күңелне күрдегез,
Рәхмәт сезгә, балалар.

Яңа яуган ап-ак кар өстеннән
Йөгерә-йөгерә килә Яңа ел.
Әй, Яңа ел, бер дә тартынмыйча,
Хуҗа булып, әйдә, түргә уз.
(Яңа ел булып киенгән бала керә.)
Яңа ел. Исәнмесез, якын дуслар! Шук малайлар, матур кызлар, әбиләр һәм әниләр, әтиләр һәм бабайлар!
Мине каршы алыгыз
Һәм танышып калыгыз!
Исемем минем – Яңа ел,
Мин – бәхет таратучы,
Җир йөзендә бар нәрсәне
Өзелеп яратучы.
Сезне өзелеп сагынганга
Килдем мин яныгызга.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Телимен барчагызга.
Үз телемдә, үз җиремдә
Бәйрәм белән котлыйм сезне,
2017 нче елның
Имин булсын һәрбер көне.
Кар кызы.Иске елның соңгы сәгатьләре!
Китәсебез килми быелдан.
Бер дә китмәс идек, тик Вакыттан
Артта калу безгә тыелган.
Бу елда без бергә атлыйк, дуслар,  Гаделлеккә илткән юл белән.  Барыгызга сәламәтлек телим, Бәхет, шатлык, озын гомерләр,  Туры килсен безгә киләчәктә  Тормыш рәхәтләрен күрергә!
Кыш бабай. Күңелләрдә безнең артсын сафлык,  Тормыш юлларында гел шатлык.  Җәбер – золым юлын буып алып,  Дөньялыкта калсын гел хаклык.  Күңелләрдә булса юксынулар,  Әрнү – рәнҗү, сагыш газабы, Барысын да алып кала күрсен  2017 нче елның азагы!
Кыш бабай.Сау булыгыз, дуслар! Яңа еллар котлы булсын!
Балалар. Сау бул, Кыш бабай! Сау бул, Кар кызы!
Алып баручы:
Пора, друзья! Прощаться нужно,
Всех поздравляем от души!
Пусть Новый год встречают дружно
И взрослые, и малыши.
Яңа ел белән, туганнар,
Яңа ел белән, дуслар,
Яңа ел белән, күршеләр,
Яңа ел белән!
1 нче алып баручы.Инде бәйрәмебез тәмамлана дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез!
2 нче алып баручы. Зур өметләр белән каршылыйбыз
2017 ның ел башын.
Игелек һәм миһербанлык кына
Булсын иде синең юлдашың!
1 нче алып баручы.. Әкрен генә йомшак карлар ява,
Өр- яңа ел башлана.
Бәйрәм бүген, куанычлы дөнья,
Һәрбер йортта шатлык, тантана.
Таза, тыныч, тату, сәламәт.
Икесе бергә. Яңа ел мөбарәк булсын!
Яңа ел белән!
(хоровод/дискотека)

Приложенные файлы


Добавить комментарий