Конспект урока Шарт ??м кире х?лл?р


И. Д. Шәрәпова
Татарстан Республикасы
Лаеш муниципаль районы
МБГБУ «Атабай урта гомуми
белем мәктәбе»нең югары
категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы .
Тема. Шарт һәм кире хәлләр, аларның җөмләдәге урыны.
Дәреснең максатлары:
-укучыларга шарт һәм кире хәлләр, аларның җөмләдәге урыны турында төшенчә бирү, аларны танырга һәм дөрес кулланырга, синтаксик яктан тикшерергә өйрәтү;
-укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын , мөстәкыйльлекләрен үстерү, төркемнәрдә эшләп, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру, эшлекле рәвештә аралашырга өйрәтү;
-хезмәткә хөрмәт, эш сөючәнлек, тырышлык тәрбияләү.
Җиһазлау. Интерактив такта, биремнәр белән карточкалар, презентация.
Кулланылган сингапур структуралары: КЛОК БАДДИС, ТАЙМД ПЭА ШЭА, ФРЕЙЕР моделе, КОННЕКТ-ЭКСТЭНД-ЧЭЛЕНДЖ, СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ, ТИК-ТЭК-ТОУ, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, МИКС-ФРИЗ- ГРУП, РАУНД ТЭЙБЛ .
Дәрес барышы.
I.Оештыру. Психологик уңай халәт булдыру, исәнләшү.
-Хәерле көн, кадерле укучылар! Тышта яз, кояш көлә. Сез дә бер-берегезгә елмаегыз.Бүген бездә кунаклар. Бер-беребезгә яхшы кәефләр, уңышлар теләп, дәресне башлыйбыз.
Төркемдәге укучылар бер- берсен сәламлиләр.
КЛОК БАДДИС структурасы буенча сәгать циферблатында ( һәр укучының “сәгате” кәгазь битендә алдан ясалган һәм 9.00, 12.00, 3.00, 6.00 сәгатьләргә бүленгән) укучыларның үзләренә дуслар билгеләве.

Эшнең билгесен аңлатам,
Кыскалыкны яратам,
Вакытны кадерләргә,
Күләм-чаманы исәпләргә,
Урыныңны онытмаска,
Максатны югалтмаска
Барчагызны өйрәтәм.
Хезмәтне сез сөегез,
Кайсы җөмлә кисәге булуымны белегез.
Репродуктив сорау. Димәк, укучылар, безнең бүгенге дәреснең максаты нинди була?
Әйе, без бүген хәлләрне өйрәнүне дәвам итәрбез һәм эшләгән һәр күнегү буенча “Хезмәт төбе - хөрмәт” икәнен расларга тырышырбыз. Ә хәлнең кайсы төрен өйрәнгәнне сез миңа соңыннан үзегез әйтерсез. Габдулла Тукайның алдагы сүзләре безнең дәреснең девизы булыр:
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
II. Актуальләштерү.
1.Урында түбәндәге җөмләләрне тикшерү, кара-каршы партнерлар урын һәм вакыт хәлләрен аңлаталар, аларның нәрсә белән белдерелүенә игътибар итәләр.
Элек хезмәт, аннан хөрмәт.
Дөньяда мөмкин булмаган эш юк.
Кайда яхшы эш, шунда яхшы исем.
Башланган эш юлда калмый.
Иртәгәге эшеңне бүген эшлә.
ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасы буенча янәшә утыручылар билгеле бер вакыт эчендә хәл турында белгәннәрен бер-берсенә сөйлиләр.
III. Уку мәсьәләсен кую.
1.Тактадагы җөмләләрдән хәлләрне табу һәм аларның төрен, кайсы сүзне ачыклавын, кайсы сүз төркеме белән белдерелүен,нинди чаралар ярдәмендә бәйләнешен билгеләү.
Күп эшләсәң эш көне, тук булырсың кыш көне.
Хезмәт итәсең икән, хөрмәт күрерсең.
Сүз бирдеңме – үтә, уйладыңмы - эшлә.
Ялкау акрын барса да, ярлылыкның артыннан тиз җитәр.
Уңган кеше, эше күп булуга карамастан, һәр нәрсәгә җитешә.
Репродуктив сорау. Димәк, укучылар, безнең бүгенге дәреснең төп максаты нинди була? Без хәлнең кайсы төрләрен өйрәнәчәкбез?
2. Нәтиҗәләр ясау һәм аларның дөреслеген дәреслек кагыйдәсен укып тикшерү:
-Нәрсә ул шарт хәле? Нәрсәне белдерә? Кайсы сүз төркемен ачыклый?
Ничек белдерелә?
-Нәрсә ул кире хәл? Нәрсәне белдерә? Кайсы сүз төркемен ачыклый?
Ничек белдерелә?
IV. Уку мәсьәләсен чишү. Яңа төшенчәләр, күнекмәләр формалаштыру.
1.Дәреслек белән эш.
Беренче төркем 111 нче күнегүдәге Г.Тукай шигыренең беренче куплетыннан, ә икенче төркем икенче куплетыннан бүген өйрәнгән хәлләрне таба. Төркем җитәкчесе җавап бирә.
ТИК-ТЭК-ТОУ структурасы кулланыла. “Хезмәт” темасы буенча бер сүздән торган 9 карточка тәкъдим ителә. Карточкалар 3*3 итеп таратып куела. Төркемдәге һәр укучы , горизонталь, диагональ һәм вертикаль линия буенча, өчәр сүзне файдаланып, өчәр җөмлә төзи. Соңыннан “җилкә буенча” партнерлар бер-берсе белән төзегән җөмләләре белән уртаклашалар.
Хезмәт ярату һөнәр
сөенү эш булу
сөю баю уңу
КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы буенча, төркемдәге партнерлар үзләре төзегән җөмләләрне сәгать теле уңаенда бер-берсенә әйтеп чыга.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ – кара- каршы партнерлар аерым кәгазь битендә берьюлы мөстәкыйль эшлиләр, соңынннан, тикшерер өчен, бер-берсенә бирәләр.Такта артында һәр төркемнән ике укучы эшли. Бирем: бирелгән мәкальләрдән торган җөмләләрне синтаксик яктан тикшерергә:
1)Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне. 2). Бушлай эшләсәң дә, тик торма.
ФРЕЙЕР моделе буенча укучыларның белем сыйфатын тикшерү . Укучылар төркемнәре белән А-4 форматындагы кәгазьдә түбәндәге картаны тутыралар. Бу структура хәлнене төрле яклап тикшерергә, укучыларның бу җөмлә кисәге турында белемнәрен тулыландырырга ярдәм итә.
Шарт хәленә хас сыйфатлар
Шарт хәле

Шарт хәленә хас булмаган сыйфатлар
Мисаллар
Кире мисаллар

Генератив сорау: әгәр безнең телебездә хәл җөмлә кисәге булмаса, аралашу мөмкин булыр идеме?
Конструктив сорау. Шарт хәленең без өйрәнгән башка хәл төркемчәләреннән аермасы нидә? (Башка төркемчәләр күбрәк рәвеш белән белдерелә, ә шарт хәле гел шарт фигыль яисә башка фигыль формалары ярдәмендә ясала.)
“Хәл төркемчәләре” каруселендә әйләнү. “Кем тизрәк?” Ике як тактада бирелгән хәлләрне һәр төркем тиешле “өй”ләренә урнаштыралар.
Урын хәлләре Вакыт хәлләре Шарт хәлләре Кире хәлләр Күләм хәлләре Рәвеш хәлләре Сәбәп хәлләре Максат хәлләре
Тиз, әкрен, уттай, уртача, дусларча, башта, акчалата, ерак, якын, түбән, байтак, тикмәгә, югарыда, бервакыт, минемчә, иртән, кичен, бушка, юри, берәмләп, төнлә, беркадәр, аста, тышта, эчтә, аз, күп, җәен, кышын, сирәк, юктан гына, аз-маз, сәбәпсезгә, сизенгәндәй, өлкәннәрчә, кат-кат, бихисап, биниһая.
Сүзлек эше: бихисап, биниһая.

МИКС-ФРИЗ- ГРУП структурасы буенча физкультминут. КЛОК БАДДИСтагы дусларыгыз белән аралашыр вакыт җитте. Сәгать 12гә очрашу билгеләнгән партнерлар очраша. Укучылар көй астында урыннарыннан торалар, аралашалар, катнашалар. Көй туктагач, катып калалар һәм төркемнәргә берләшәләр. Төркемнәрдә аларга шарт һәм кире хәл кергән берәр мәкальнең дәвамын уйларга тәкъдим ителә.
Кабат эшләнгән эш сабак булыр. Бергәләп эшләсәң, эш үрчемле була. Күп сүз сөйләсәң, эш аз була. Матур эшлисең икән, матур ашыйсың. Ялкау үзе йокласа да, бәхете йокламый. Уңса да үзе, туңса да үзе.
Фасилитир сорау. Хәлгә хас булган кайсы билгеләр әлегә кадәр бүгенге дәрестә каралмады?( Хәл төркемчәләре) Аларны кабатлау безнең өчен мөһимме?
Текст өстендә эш.
Укучыларга сорау:
-Текст өстендә эшләгәндә, имтиханга хәзерләнүчеләр буларак, безне текстта нәрсәләр кызыксындыра?
-Тема, проблемалар, авторның әйтергә теләгән фикере, үз фикеребез.
-Шушы тәртиптә текст өстендә эшлибез:
-Теманы билгеләү- хезмәт темасы.
-Нинди проблема күтәрелә? Игенче хезмәтен бәяләп бетереп буламы?
-Авторның әйтергә теләгән фикере: теләсә нинди хезмәтне, шул исәптән игенче хезмәтен дә олыларга кирәк.
-Укучы фикере.
Хезмәт кешене кеше иткән. Хезмәт булмаса, кеше, белмим, нинди дәрәҗәдә, кем булыр иде икән.
Тесттан шарт һәм кире хәлләр кергән җөмләләрне табарга, хәлләрнең бәйләнеш ысулын аңлатырга.
V. Рефлексия.
Эй ар гайд структурасы
Укучылар, мин сезгә раслаулар язылган карточкалар таратам.Сез раслау белән килешсәгез +, ә килешмәсәгез - куегыз.
Дәрес
башында Раслау Дәрес ахырында
Татар телендә хәлнең 8 төркемчәсе бар Шарт хәле эшең үтәлү шартын белдерә Кире хәл көтелгән эшнең киресе булуын белдерә Шарт хәле шарт фигыль формасы, икән бәйлек сүзе, сорауны белдергән –мы, -ме кисәкчәсе аша белдерелә. Кире хәл шарт фигыль, хәл фигыль һәм да, дә, та, тә кисәкчәләре, карамастан, карамыйча бәйлек сүзләре, боерык фигыль формасы белән белдерелә. Укучылар түгәрәк буенча рефлексив экрандагы фразаларны дәвам итәләр:
-Без бүген...
-Мин хәл турында...
-Шунысы миндә зур кызыксыну уятты...
-Шунысы авыр тоелды...
- Мин үземә шундый белем алдым...
-Мин үземә шундый ачыш ясадым...
-Мин белдем...
-Мин өйрәндем...
-Минем әле өйрәнәсем бар...
Үзбәя
Дәрес буе бернинди ялгышсыз җавап биргән яисә, 1 зур булмаган ялгыш җибәреп, шарт һәм кире хәлләрне бик яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучыга - “5”
2-3 ялгыш җибәреп, шарт һәм кире хәлләрне яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучыга - “4”
4-5 ялгыш ясап,шарт һәм кире хәлләрне бераз беләм һәм үз сөйләмемдә бераз куллана алам дигән укучыга - “3”
VI. Өй эше. “Һөнәрле кеше үргә йөзә” темасына, төрле хәлләр кертеп, кыска сочинение язарга. Өскә хәлләрнең төркемчәләрен билгеләргә.

Файдаланылган әдәбият:
1.Совершенствование качества преподавания в Республике Татарстан./ Преобразование обучения в ХХI веке.- Казань, 2013.
2..Рахимов А.З. Принципы психодидактики.-Уфа, 2007.
3. Иҗади үсеш технологиясе дәресләре. - Казан, 2012.
4.”Мәгариф” журналының 2014 № 1,2,3 саннары.


Приложенные файлы


Добавить комментарий