Презентация к уроку Шарт ??м кире х?л


Чтобы посмотреть презентацию с картинками, оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов презентации:

Шарт һәм кире хәлләр 7нче сыйныфта татар теле дәресе. Үткәрде: югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илcөяр Дәүләт кызы Шәрәпова.Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы МБГБУ «Атабай урта гомуми белем бирү мәктәбе” Дәреснең максатлары: -укучыларга шарт һәм кире хәлләр, аларның җөмләдәге урыны турында төшенчә бирү, аларны танырга һәм дөрес кулланырга, синтаксик яктан тикшерергә өйрәтү; -укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын , мөстәкыйльлекләрен үстерү, төркемнәрдә эшләп, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру, эшлекле рәвештә аралашырга өйрәтү; -хезмәткә хөрмәт, эш сөючәнлек, кыюлык тәрбияләү. Эшнең билгесен аңлатам, Кыскалыкны яратам, Вакытны кадерләргә, Күләм-чаманы исәпләргә, Урыныңны онытмаска, Максатны югалтмаска Барчагызны өйрәтәм. Хезмәтне сез сөегез, Кайсы җөмлә кисәге булуымны белегез. Хезмәт төбе- хөрмәт. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш,Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. Габдулла Тукай Эй ар гайд структурасы{5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Дәрес башындаРаслауларДәрес ахырындаТатар телендә хәлнең 8 төркемчәсе барШарт хәле эшең үтәлү шартын белдерәКире хәл көтелгән эшнең киресе булуын белдерәШарт хәле шарт фигыль формасы, икән бәйлек сүзе, сорауны белдергән –мы, -ме кисәкчәсе аша белдерелә.Кире хәл шарт фигыль, хәл фигыль һәм да, дә, та, тә кисәкчәләре, карамастан, карамыйча бәйлек сүзләре, боерык фигыль формасы белән белдерелә. Түбәндәге җөмләләрдән хәлләрне табарга, аларның төрен билгеләргә: Элек хезмәт, аннан хөрмәт. Дөньяда мөмкин булмаган эш юк. Кайда яхшы эш, шунда яхшы исем. Башланган эш юлда калмый. Иртәгәге эшеңне бүген эшлә. Янәшә утыручылар хәл турында белгәннәрне бер-беребезгә сөйлибез.
style.rotation
Тактадагы җөмләләрдән хәлләрне табарга һәм аларның төрен, кайсы сүзне ачыклавын, кайсы сүз төркеме белән белдерелүен, нинди чаралар ярдәмендә бәйләнешен билгеләргә. Күп эшләсәң эш көне, тук булырсың кыш көне. Хезмәт итәсең икән, хөрмәт күрерсең. Сүз бирдеңме – үтә, уйладыңмы - эшлә. Ялкау акрын барса да, ярлылыкның артыннан тиз җитәр. Уңган кеше, эше күп булуга карамастан, һәр нәрсәгә җитешә. Ничек кенә тырышма, ялгыз ерак китеп булмый. Репродуктив сорау. Димәк, укучылар, безнең бүгенге дәреснең төп максаты нинди була? Без хәлнең кайсы төрләрен өйрәнәчәкбез?
ppt_yppt_yppt_y Унберенче март. Шарт һәм кире хәлләр. Нәтиҗәләр ясыйк. Нәрсә ул шарт хәле? Нәрсәне белдерә? Кайсы сүз төркемен ачыклый? Ничек белдерелә?
Эш-хәлнең шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килгән иярчен кисәк шарт хәле дип атала.Түбәндәге чаралар ярдәмендә ияреп килә:-шарт фигыль формасы -са, -сә аша;-икән бәйлек сүзе аша;-сорауны белдергән –мы, -ме кисәкчәсе аша. Нәрсә ул кире хәл? Нәрсәне белдерә? Кайсы сүз төркемен ачыклый? Ничек белдерелә?

Көтелгән эш-хәлнең киресе буласын белдереп, фигыльгә буйсынып килгән иярчен кисәк кире хәл дип атала.Түбәндәге чаралар ярдәмендә ияреп килә:-шарт фигыль, хәл фигыль һәм да, дә, та, тә кисәкчәләре белән;-карамастан, карамыйча бәйлек сүзләре белән;-боерык фигыль формасы белән. Дәреслек белән эш. Беренче төркем 111 нче күнегүдәге Г.Тукай шигыренең беренче куплетыннан, ә икенче төркем икенче куплетыннан бүген өйрәнгән хәлләрне таба. Төркем җитәкчесе җавап бирә. “Хезмәт” темасы буенча горизонталь, диагональ һәм вертикаль линия буенча, өчәр сүзне файдаланып, шарт яки кире хәлләрне кертеп, өчәр җөмлә төзергә. Янәшә утыручылар төзелгән җөмләләр белән уртаклаша.{5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Хезмәтяратуһөнәрсөенүэшбулусөюбаюуңу Төркемнәрдә мөстәкыйль эш.Кайсы төркем тизрәк? Җөмләләргә синтаксик анализ ясарга. I төркем: II төркем: Бушлай эшләсәң дә, тик торма.Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне ФРЕЙЕР моделе буенча эшләү.   Шарт хәлеШарт хәленә хас сыйфатлар Шарт хәленә хас булмаган сыйфатларМисаллар Кире мисаллар Конструктив сорау. Шарт хәленең без өйрәнгән башка хәл төркемчәләреннән аермасы нидә? Генератив сорау: әгәр безнең телебездә хәл җөмлә кисәге булмаса, аралашу мөмкин булыр идеме?

Башка төркемчәләр күбрәк рәвеш белән белдерелә, ә шарт хәле гел шарт фигыль яисә башка фигыль формалары ярдәмендә ясала. “Хәл төркемчәләре” каруселе{5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Урын хәлләреВакыт хәлләреСәбәп хәлләреМаксат хәлләреРәвеш хәлеКире хәлШарт хәлеКире хәлБирелгән хәлләрне тиешле “өй”ләренә урнаштырырга:тиз, әкрен, уттай, уртача, дусларча, башта, акчалата, ерак, якын, түбән, байтак, тикмәгә, югарыда, бервакыт, минемчә, иртән, кичен, бушка, юри, берәмләп, төнлә, беркадәр, аста, тышта, эчтә, аз, күп, җәен, кышын, сирәк, юктан гына, аз-маз, сәбәпсезгә, сизенгәндәй, өлкәннәрчә, кат-кат, биниһая, бихисап.
Сүзлек эшеБиниһая -чиксез, очсыз, кырыйсыз, бик күп.Бихисап- бик күп, чиксез, санап бетергесез. Физкультминут Текстның темасыАнда күтәрелгән проблемаларАвторның әйтергә теләгән фикереҮз фикеребезҮз фикереүне раслауСочинение-фикерләмә язу этапларыНәтиҗә





Хезмәт кешене кеше иткән. Хезмәт булмаса, кеше, белмим, нинди дәрәҗәдә, кем булыр иде икән. Хезмәтнең олысы-кечесе юк. Кеше хезмәтен җиңеләйтү өчен, төрле эш кораллары уйлап тапсалар да, җирдәге күп эшләр кул хезмәтенә кайтып кала. Игенче һөнәре нәкъ менә шундыйлардан. Игенче, үз коймагын пешереп табынга куйганчы, күпме хезмәт куя: сөрә, тырмалый, чәчә. Яңгырлар яумый торса да, көннәрне суытып җибәрсә дә кайгыра. Икмәге өлгерсә, җилләр екмасын дип тә, бөртекләр коелмасын дип тә пошына. Иген җыелып, табынга коймак булып килгәч кенә, игенче борчылудан туктый. Һәрбер бөртеге гаять зур авырлыклар белән табылганга, бөек ул икмәк! Хезмәт темасыИгенче хезмәтен бәяләп бетереп буламы?Һәр хезмәт, шул исәптән игенче хезмәте дә бөек.Кешенең хезмәтен олылый белергә кирәк.Хезмәт булмаса, кеше дә булмас идеСочинение-фикерләмә язу этапларыЧын кеше булыр өчен, хезмәт сөяргә кирәк.





Хезмәт кешене кеше иткән. Хезмәт булмаса, кеше, белмим, нинди дәрәҗәдә, кем булыр иде икән. Хезмәтнең олысы-кечесе юк. Кеше хезмәтен җиңеләйтү өчен, төрле эш кораллары уйлап тапсалар да, җирдәге күп эшләр кул хезмәтенә кайтып кала. Игенче һөнәре нәкъ менә шундыйлардан. Игенче, үз коймагын пешереп табынга куйганчы, күпме хезмәт куя: сөрә, тырмалый, чәчә. Яңгырлар яумый торса да, көннәрне суытып җибәрсә дә кайгыра. Икмәге өлгерсә, җилләр екмасын дип тә, бөртекләр коелмасын дип тә пошына. Иген җыелып, табынга коймак булып килгәч кенә, игенче борчылудан туктый. Һәрбер бөртеге гаять зур авырлыклар белән табылганга, бөек ул икмәк! Эй ар гайд структурасы{5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Дәрес башындаРаслауларДәрес ахырындаТатар телендә хәлнең 8 төркемчәсе барШарт хәле эшең үтәлү шартын белдерәКире хәл көтелгән эшнең киресе булуын белдерәШарт хәле шарт фигыль формасы, икән бәйлек сүзе, сорауны белдергән –мы, -ме кисәкчәсе аша белдерелә.Кире хәл шарт фигыль, хәл фигыль һәм да, дә, та, тә кисәкчәләре, карамастан, карамыйча бәйлек сүзләре, боерык фигыль формасы белән белдерелә. Үзбәя:Дәрес буе бернинди ялгышсыз җавап биргән яисә, 1 зур булмаган ялгыш җибәреп, шарт һәм кире хәлләрне бик яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучыга - “5” 2-3 ялгыш җибәреп, шарт һәм кире хәлләрне яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучыга - “4” 4-5 ялгыш ясап,шарт һәм кире хәлләрне бераз беләм һәм үз сөйләмемдә бераз куллана алам дигән укучыга - “3”
бик яхшы!!!
style.rotation
style.rotation Өй эше:Төрле хәлләр кулланып, сочинение-фикерләмә язарга: “Хезмәт төбе-хөрмәт”.Сау булыгыз!

Приложенные файлы


Добавить комментарий