Презентация НОД по развитию речи в первой младжей группе


Чтобы посмотреть презентацию с картинками, оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов презентации:

ҖИЛӘК - ҖИМЕШЛӘРБеренче кечкенәләр төркеме Бурычлар:1. тышкы билгеләре буенча җиләк-җимешләрне аерырга өйрәтү, җиләк – җимешләр һәм аларның уңышын җыеп алу турында күзаллауларын киңәйтү, җиләк-җимешләрнең исемнәре һәм аларның билгеләрен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын үстерү;2. балаларның игътибарын, кабул итү һәм сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү;3.балаларны әйләнә-тирә табигать объектларына кызыксыну тәрбияләү. Тәрбия че: Балалар, карагыз әле, безгә күчтәнәч калдырып киткәннә. Балалар бу нәрсә?Балалар: алма, груша, әфлисун... Тәрбияче: Алия, кил әле, вазадан әфлисун ал һәм балаларга күрсәт! Алия, син нәрсә алдың?(Әфлисун) Алия, әфлисунны Регинага бир.Регина, бу нәрсә? (Әфлисун)Регина, әфлисунны Варварага бир. Азалия, син нәрсә алдың? (Йөзем). Азалия, йөземне Солтанга бир. Маргарита, бу нәрсә? (Йөзем). Йөземне Камилгә бир Саша, бу нәрсә? (Алма) Саша, бу нәрсә? (Груша) Саша, балаларга грушаны күрсәт! Балалар, груша нинди төстә? Балалар, җиләк-җимешләрне ашарга кирәк, аларда витаминнар күп. Витаминнар бик файдалы, алар сезгә нык һәм сәламәт булырга ярдәм итә.

Приложенные файлы


Добавить комментарий