Аттестация аралыгына ш?хси план


Татарстан Республикасы
Тукай муниципаль районы
Мусабай-Завод гомуми урта белем бирү мәктәбеБашлангыч класс укытучысы
Хайруллина Рузалия Флюровнаның
аттестация аралыгына
(2011-2016 нчы еллар)
шәхси планы
Мәктәп темасы: “ Яңа педагогик һәм информацион технологияләр кулланып, педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү.”

Методик проблема темасы: “Универсаль уку гамәлләре формалаштыру”
Максат һәм бурычлар.
Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.
Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.
Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.
Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.
Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.
Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.
Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.
Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.
Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.
Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.
I. Профессиональ осталыкны үстерү,
педагогик һәм методик белемне камилләштерү.
Федеральный закон от 29 декабря 2012 года № 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”.
Якиманская И.С., Якунина О.С. “Личностно-ориентированный урок. Планирование и технология проведения.” Хезмәтне куллануны дәвам итү.
Тахтамышева Г.Ч.ның шәхескә юнәлтелгән дәрес турындагы хезмәтләрен системалы файдалану.
Организация образовательного процесса на уровне начального общего образования: методические рекомендации. Авт.-сост.: Г. Р. Хамитова, И. Т. Сагдиева.
“Мәгариф”, “Начальная школа” журналларында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.
Квалификация күтәрү курсларында белем алу.
Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
Методик папканы тулыландыру, баету.
Портфолионы яңарту.
Мониторинг тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.
II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары белән танышу, китаплар туплау.
Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:
Н. Гыйматдинованың яңа чыккан томнары.
Ф.Яруллин китаплары.
Н.Фәттахның яңа китаплары.
И.Юзеев томнары.
Кечкенә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләр.
Г.Бәширов китаплары.
Т.Миңнуллин томнары.
Ә.Баянов томнары.
М.Җәлил китаплары.
Татар халык әкиятләре.
Русские народные сказки.
Сказки А. С. Пушкина.
А.Алиш китаплары.
”Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел” журналларына күзәтү ясау.
“Ялкын” журналына, “Көмеш кыңгырау” газетасына язылу.
“Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.
Яшь язучылар иҗаты белән танышу.
Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.
III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.
“Татар халык педагогикасы” китабын тәрбия сәгатьләрендә файдалану.
“Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.
Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.
Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.
“Мәгърифәт” газетасына язылу, эштә кулланма итеп алу.
Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.
“Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.
РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.
Законнар белән танышу.
Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.
Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.
27.Татар теле һәм әдәбияты, рус теле, математика белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.
28. Укучылар белән мониторинг материалларын өйрәнү.
29. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.
IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.
Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
Кабинет активы белән иҗади эшләү.
Кабинетта искерә башлаган стендларны яңарту.
“Дәрестән тыш уку” экранында укылган китапларны билгеләү, һәр уку елында яңарту.
“Дөрес укы һәм дөрес яз” стендын эшләү.
Кабинет китапханәсен баету.
“Һөнәр сайлау” почмагын тәртиптә тоту.
Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.
Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
Яңа китапларны презентацияләү.
Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.
Башлангыч сыйныфлар атналыгын үткәрү.
Мониторинг материалларын туплау, укучыларны әзерләү.
Кабинетта капиталь ремонт үткәрү.
Матур әдәбият бүлеген яшь язучылар әсәрләре белән баету.
Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.
“Бөек җиңүгә багышланган” стендны эшләү.
Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
Бөек Җиңүгә багышланган чараларда катнашу.
Габдулла Тукайның иҗаты буенча чаралар үткәрү.
Муса Җәлилнең иҗаты буенча чаралар үткәрү.
V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу
Район семинарында чыгыш: “Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү тәҗрибәсеннән”.
Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу.
Педагогик киңәшмәдә доклад уку һәм чыгышлар ясау.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү
5. Район методик берләшмә утырышларында чыгыш ясау.
VI. Практик чыгышлар.
1. Башлангыч сыйныфлар атналыгын үткәрү.
2. “Туган тел” айлыгында катнашу.
Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
Яңа басылган китапларны презентацияләү.
Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.
Төрле предметлардан ачык дәресләр күрсәтү.
Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.
VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерүКомпьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерү.
Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.
Эксельдә эшләүне камилләштерү.
Электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.
Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.
VIII. Халык педагогикасы буенча эш
алымнарын камилләштерү
Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.
Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.
Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.

Приложенные файлы


Добавить комментарий