Сыйфат фигыль темасына презентация (6 сыйныф)


Чтобы посмотреть презентацию с картинками, оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов презентации:

СЫЙФАТ ФИГЫЛЬНЕ КАБАТЛАУ СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ Сыйфат фигыль үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерә. Ул эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерә, нинди? соравына җавап бирә, җөмләдә аергыч була. СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ Хәзергезаман Үткәнзаман Киләчәкзаман ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ -УЧЫ/ -ҮЧЕХ.З.Х.Ф.+ТОРГАН Китап алучы бала Әкият сөйләүче кыз Безгә килә торган таңнар Йоклый торган бала Бии торган малай Укый торган әсәр ҮТКӘН ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ-ГАН/-ГӘН, -КАН/-КӘН Караган киноКүргән кешеЯккан учакҮткән көн КИЛӘЧӘК ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ-АЧАК/-ӘЧӘК, -ЯЧАК/-ЯЧӘК, -ЫР/-ЕР, -АР/-ӘР, -Р, -АСЫ/-ӘСЕ, -ЫЙСЫ/-ИСЕ Барачак юл Киләчәк көз Караячак спектакль Киячәк кием Барыр юл Күрер кеше Сатар мал Җитәр көн Сөйләр сүз Аласы акча Бирәсе бурычКайтасы урынКөйлисе көй Сыйфат фигыльнең заман кушымчаларын искә төшерү һәм бирем үтәү. I бирем – сыйфатларны ачыклаучы сүзе белән,II бирем – сыйфат фигыльләрне ачыклаучы сүзе белән язып бара. Кызыл алма, кызарган алма, ак кар, агарган җир, киң яфрак, өзелә торган яфрак, кадерле кунак, киләсе кунак, матур сүз, әйтер сүз. СЫЙФАТ ФИГЫЛЬЛӘРНЕ ТАБЛИЦАГА ТУТЫР. Сайрар кошлар, чиккән сөлге, килүче кеше, сайраган тургай, очраган кеше, уздырылачак җыелыш, алынасы хат, үскән чәчәкләр, баскан эз, бирәсе киңәш, чәчәк атмый торган гөл. Хәзерге заман сыйфат фигыль Үткән заман сыйфат фигыль Киләчәк заман сыйфат фигыль Ә ХӘЗЕР БЕРНИЧӘ МИНУТ ЯЛ ИТҮ БЕЗ ӘЛЕ БЕРАЗ АРДЫК,ЯЛ ИТӘРГӘ УЙЛАДЫК:БАШНЫ ИЯБЕЗ АЛГА,Ә АННАРЫ-АРТКА.УҢГА-СУЛГА БОРАБЫЗ,АННАН КАРАП ТОРАБЫЗ.ИҢ ӨСТЕН СИКЕРТӘБЕЗ,КУЛЛАРНЫ БИЕТӘБЕЗ.БЕР АЛГА, БЕР АРТКА СУЗЫПКҮҢЕЛЛЕ ЯЛ ИТӘБЕЗ. ҖӨМЛӘЛӘРДӘН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬНЕ ТАБЫГЫЗ Әни мин яраткан ашны пешергән. Нинди? Шахмат уйнаучы малай минем дустым иде.Зәңгәр балконлы квартирада яшәүче әбинең улы кайтты.“Эшлисе эшләрем бик күп әле”, - диде Маһруй әби.Сабантуйга кайткан кунаклар клубка җыелдылар.“Эшкә китәр вакытың җитте, тиз бул”, - диде әни.

Приложенные файлы


Добавить комментарий