Алтын Урда чоры ?дибе М?хм?д бине Гали ?л-Болгарины? ижатында ата-анага х?рм?тле булу идеясене? к?т?релеше


Алтын Урда чоры әдибе Мәхмүд бине Гали әл-Болгариның ижатында ата-анага хөрмәтле булу идеясенең күтәрелеше
Аннотация
Бу мәкаләдә дөньяның үзе кебек үк “карт” һәм һәр заман өчен актуаль проблемаларның берсе – аталар һәм балалар проблемасы яктыртыла. Бу проблема татар әдәбиятында, рус әдәбиятыннан аермалы буларак, өйрәнелмәгән һәм фәнни яктан яктыртылмаган. Нинди әдәби чор булуга карамастан, әлеге проблема яктыртыла һәм ул гадәти бетмәс-төкәнмәс искелек белән яңалык арасындагы көрәшнең бер чагылышы булып тора. Без Алтын Урда чоры вәкиле булган Мәхмүд бине Гали әл-Болгариның “Нәһҗел-фәрадис” әсәренә, “Могавия һәм Йәзид” хикәятенә нигезләнеп әлеге проблеманың ачылыш һәм аның күтәрелеш үзенчәлекләрен өйрәндек.
Ярдәмче сүзләр: Мәхмүд бине Гали әл-Болгари иҗаты, Нәһҗел-фәрадис әсәре, аталар һәм балалар проблемасы, ислам дине рухы, кешеләргә булган мөнәсәбәт.
Татар әдәбиятында аталар һәм балалар мәсьәләсен ачуда Мәхмүд бине Гали әл-Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» әсәре аеруча әһәмиятле урын алып тора. Ата-бала арасындагы мөнәсәбәтләрне яктыртуга әдип тулы бер баб багышлый.
Билгеле булганча, «Нәһҗел фәрадис» - ислам дине рухы белән сугарылган әсәр. Әмма анда кешеләргә бәя, нинди диннән булуларына карап түгел, кылган гамәлләренә мөнәсәбәттә бирелә.
Әсәрдәге хикәятләрдә тормышка, ижтимагый мөнәсәбәтләргә хас булган аерым мөһим күренешләр гәүдәләнеш таба. «Ата һәм бала» мәхәббәте бу яктан шактый гыйбрәтле.
Бер вакыт бер ата үзенең кечкенә углы белән сәхрәгә йөрергә чыга. Бер кош болар алдыннан очып китә. Бала әтисеннән бу кошның нинди икәнлеген сорый. Әтисе: - И, углым! Бу кош аты фәлән, - дип җавап бирә. Бераз йөргәч, янә ул кош очрый. Бу хәл җиде мәртәбә кабатлана. Әтисе углының һәр соравына, һич авырсынмыйча, әдәп белән җавап бирә.
Еллар уза, ата картая, улы егет була. Шулай бер очрак туры килә: ата белән угыл кошның исемен сораган теге җирдән узалар. Әтисе, тәҗрибә өчен, углыннан, очып киткән кошның исемен сорый. Углы җавап бирә. Икенче мәртәбә ул кош күренгәч, карт ата углына янә сорау белән мөрәҗәгать итә. Шунда ул мондый җавап ишетә: “ - И ата! Картайдың, акылың зәгыйфләнде, юләр булдың. Әле яңа гына ул кошның исемен әйттем, ә син шунда ук оныттың”.
Шунда ата, күзеннән яшьләр түгеп, үзенең хәтере калуын әйтә. «Мин, - ди ул, - теге вакытта синең җиде соравыңа да әйбәтләп җавап бирдем. Ә син икенче соравымда үк мине рәнҗеттең. «Мәгълүм булды кем, угыл-кыз мәхәббәте ата-ана мәхәббәтенә йитмәс ирмеш» [1:100].
Мәхмүд Болгари, гомумән, үз иҗатында ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләрен яктыртуга зур урын бирә. Әсәрдә, бер яктан, бала ата-анасын хөрмәт итәргә бурычлы, дигән фикер уздырыла. Икенче яктан, бала тәрбияләү – ата-ананың төп вазыйфасы, дип карала.
«Алтынчы фасыл ата-анага хезмәт кылмак фәзыйләтенең (өстенлегенең) бәяны эчендә торыр. Имам Газали рәхмәтуллаһи галәйһи «әхьяэл-голүм» атлык китабында бу хадисне кәлтермеш. Хәдис бу торыр», дип, хәдис сүзләрен яза, аннан аның тәржемәсен бирә, ахырда шул әйткәннәрне иллюстрацияләү өчен хикәяләр китерә. «Ата-анага хөрмәт күрсәтү, аларны олылау савабы намаз уку, ураза тоту, хаҗга бару гыйбадәтләренең савабына караганда да өстенрәк», - ди ул [1:101].
Автор әсәрендә кабат-кабат ата-ананың бала каршында җаваплылыгы турында аерым кисәтә. «Могавия һәм Йәзид» хикәятендә бу караш бик ачык.
Бер көнне Язид атасы Могавиянең хәтерен калдыра. Күңеле җәберсеңгән ата Ахнәф бине Кайес исемле галимне чакырта һәм: «Угыл-кызлар турында ни әйтерсең?» - дип сорый. Галим: «…угыл-кызларыбыз безенең күңел җимешләре, аракларыбызның куәте торырлар. Без аларга йомшак җир кебек, күләгә биреп торучы болыт кебек торырбыз… әгәр дөньяви нәрсә теләсәләр, аларга бирергә кирәк; әгәр безгә үпкәләсәләр, аларның күңелләрен күрергә кирәк. Әгәр без шулай шәфкатьле булсак, аларның мәхәббәте бездән суынмас, бездән хезмәт һәм мәшәкатьләрен кызганмаслар; әгәр аларга карата саран булсак шәфкать кылмасак, алар безгә якын килергә теләмәсләр, безнең терек булуыбызны түгел, үлүебезне теләрләр», - дип җавап бирә.
Кешелек җәмгыяте аңлы рәвештә яши башлаган заманнардан алып, ата-ана бала өчен бурычлы, җаваплы булып кала килгән, бу вазыйфаны аңа алдынгы кешелек вөждангы йөкләнгән.
Бу проблеманы, гомумән, әдәбиятта беренче булып кем күтәргәнен әйтүе авыр, әмма шунысы мәгълүм, ул шул кадәр тормышчан ки, әдәби әсәр битләрендә һәрвакыт яшәп килгән кебек.
Алтын Урда чоры авторы өчен ата-ананың нинди әхлакый сыйфатларга ия булуы аеруча мөһим, чөнки бала өчен алар беренчел өлге, үрнәк булып торалар, ягъни әдипләр хәзерге һәм киләчәк җәмгыять кешеләрен үткән буын инсаннары тудыруын аңлап иҗат итәләр.Без шундый нәтиҗәләргә килдек:
- Алтын Урда чоры әдибе үз әсәрләрендә ата-аналарның эчке әхлакый сыйфатларына, кылган эш-гамәлләренә зур игътибар бирә;
- язучы өчен иң әһәмиятлесе балаларда ата-анага карата ихтирам, җылы мөнәсәбәт тәрбияләү;
- язучы фикеренчә, ата-ана, беренчел чиратта, баланың нинди шәхес булып формалашуында, башка кешеләргә нинди мөнәсабәттә торуы өчен җаваплы;
- автор ата белән бала арасында бары мәхәббәт яшәгәндә генә бала ата-анасына хөрмәт белән карый, аңа җавап кайтара ала дигән идеяне алга сөрә.
Кулланылган әдәбият исемлегеӘдәбият. Татар урта гомуми белем мәкт. һәм гимназияләрнең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Тулы икенче басма. – Казан: Мәгариф, 1998. – 334 б.
Борынгы татар әдәбияты. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1963. – 576 б.

Приложенные файлы


Добавить комментарий