Сценарий праздника 1сентябрь — Белем б?йр?ме


1 сентябрь – Белем бәйрәме!
Мәликә башкаруында җыр “ Мәктәп”
1. Һава салкыная бара,Аяк басабыз көзгә.Сары төстә яфраклар даЧалына инде күзгә.Хушлаштык ямьле җәй белән,Үтте дә каникуллар.Бүген бәйрәм – белем көне,Мәктәпкә илтә юллар.
2. Гөжләгәндәй бал кортларыГөр килә мәктәп алды.Шат тавышлар: кемнәр, кайда,Ничек үткәргән ялны?Кыңгырау да сагынгандыр,Моң сарылган теленә,Парта артына чакыра,Әйдәп белем иленә.
3.Белем бәйрәмен алып киләКыңгыраулы сентябрь.Кулларымда тере чәчәк,Шатлыгымны син дә күр.Ашкынамын мәктәбемәӘйтерсең, туган йортым.Мәктәбемә илтер сукмакГел шулай нурлы булсын.
4.Мәктәпкәем каршы ала,Барыбызны иркәләп.Кочагына кыса кебекКилгән өчен иртәрәк.
А.Б. Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.
А.Б.1 сентябрь - Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора. Республикабызның, илебезнең киләчәге - безнең кулда.
А.Б. Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директоры Арсланов Альберт Тәлгать улына бирелә.
Котлау өчен сүз район мәгариф бүлеге вәкиле бирелә.
Сүз Сабай авыл хакимияте башлыгы Ихсанов Данил Фәнил улына бирелә.
Сүз “Тормыш” крестьян хуҗалыклары берләшмәсе рәисе Корбангалиев Фәнүз Фәиз улына бирелә.
5. Укытучы, мәктәп – бу ике сүзКүнелемдә яши янәшә,Мәктәбем, дип әйткән чактаУкытучым, дип, йөрәк эндәшә.6. Укытучым! Түземлегең синең кыя сыман,Күнелең изге, алда нур гына.Гадисең дә, бөексең дә үзен,Сиңа тиң мактау-җыр гына.
7. Укытучы, якты кояш кебек,Күңелемне назлап жылыта.Авыр чакта ярдәм кулы суза,Сабыр сүзе белән юата.
8. Кайгы килгәндә дә "Егет бул”, - дип,Шул остазлар безне өйрәткән."Укытучы” белән "Әнкәй” сүзеБергә саркып чыга йөрәктән.
9. Чәчкә тотып чыктым бүгенУкытучым, синең каршыңа.Чын күңелдән сине тәбрик итәмЯңа уку елы башында.
10. Белем тауларының үрләренәЖитәкләшеп тагын менәрбез.Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,Гөлләмәләр бүләк итәбез.
11. Хөрмәтле укытучылар!Сезгә булган хөрмәтебезЯши безнең йөрәктә.Чәчәкләрнең хуш ислесеЧын күңелдән - бүләккә !
А.Б. Безнең бәйрәмебез түрендә бүген чал чәчле хөрмәтле ветераннарыбыз. Аларны исән-сау килеш бәйрәмебез түрендә күрергә без бик шатбыз. Алар өчен дә мәктәпкә килү яшьлекләрен искә төшерүче күңелле вакыйгадыр дип уйлыйбыз.
Хөрмәтле укытучылар! Бүләк итеп шушы чәчәкләрне кабул итегез.
( чәчәкләр бирү)
Жыр "Укытучым”12. Беренчеләр гел аларИң беренче булаларБыел мәктәбебездәБеренчеләр – балалар!
А.Б.Бәйрәмдә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Әйдәгез, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләрне алкышлап бирегә чакырыйк.
13. Беренчеләрнең чыгышлары
1.Әти дә шулай әйтәӘни дә шулай әйтәӘби әйтә: - дөрес бу-ди,-Китап шулай өйрәтә.
2.Мәктәпкә озаткан чактаӘбием кочып сөйдеАлдынгы булырга тырыш Бәбкәчем берүк диде.
3.Чәчәкләр тотып кулгаБез чыктык озын юлгаҺәркем белә әлбәттәБез барабыз мәктәпкә.4.Кичә әни белән бергәӘзерләдек сумканы.Пеналыма тезеп куйдымКарандаш һәм ручканы.
5. Әтием дә , әнием дә,Бу көнне бик көттеләр.Балалардай дулкынланыпМине озата килделәр.
6.Өлкән дуслар шаярталар,Ә без ачуланмыйбыз.-Чәчәкләр артыннан , - диләрКүренми бит буегыз.
7.Бүген йөзләр көләч безнеңКүңел сөенәАтлыйбыз тәүге адымнарБелем иленә.
А.Б. Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм Мәктәптә уку дәверендә, укытучы белән янәшә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы якын кешеләр - әти-әниләр дә катнаша. Сүзне аларга бирәбез.
(Ата-аналар котлавы)
А.Б. Бүген сез мавыктыргыч, маҗаралы, ә кайчакта бик кыен да булган сәяхәткә чыгасыз. Бу сәяхәт – Белем иленә илтә.Ләкин бу илне карталарга карап табып булмый. Белем илен һәркем үзе ача, һәм сезгә бу ачышта ярдәмчегез,сезгә юл күрсәтүчегез, беренче укытучыгыз - Насыйбуллина Әнүзә Идрис кызы булыр.
А.Б. Әйе, бала мәктәптә матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына ул бәхетле булачак. Аңа шушы үрләрне яулауда, белем алуда укытучы ярдәмгә килә.
Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә. Укытучы, бөтен көчен биреп, барлык яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша: җирне,тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.
(1 класс укытучысы котлавы)
А.Б.Бүген башлап басасың синОлы белем юлына.Белем дөньясына ачкыч-"Әлифба” ал кулыңа."Әлифба”гыз – алтын ачкыч,Аны ихлас укыгыз.Белем белән коралланып,Галәмнәрне байкагыз! (Әлифбалар таратыла)
Беренчеләрнең әлифба турында шигыре.
А.Б.Иренмичә, ялкаулашмыйУкыгыз фән илендә.Китапларны ачыр өченАчкыч бирәбез сезгә. (Ачкыч Насыйбуллина Әнүзә Идрис кызына тапшырыла)
А.Б. Хәерле юл, мәктәп иленә !Төкле аяк белән керегез.Алда сезне күп могҗиза көтә,Сау – сәламәт укып бетегез.
13. Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,Бу китаплар сезгә нур чәчсен!Эчләрендә булган әйбәт сүзләрИптәш булып сезгә эндәшсен.
Жыр "Мәктәп”
14. Кояшның да бүген йомшак нурыСезне бирегә сөеп китерде.Алыгыз сез гыйлем хазинәсенҺәм үсегез гөлләр шикелле!
15.Бездән сезгә шул теләк:Белегез укуның кадерен,Ертмагыз дәфтәр битләрен,Саклагыз китапны кадерләп.Пөхтә булсын киемегез,Таза булсын кул һәм битегез!
16.Курыкмагыз һич бер эштән – кыю булыгыз!Изгелекле булыгыз,Кешелекле булыгыз!Олыларны хөрмәтләп,Гел рәхмәтле булыгыз!
А.Б. Уку елы сезгә һәрчакБары уңыш китерсен,Диктантлар "биш”кә язылсын,Мәсьәләләр чишелсенМәктәптә күңелле булсын,Дәресләр җиңел үтсен.Һәм сезнең өчен ачылсынБар могҗизасы җирнең.А.Б. Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам итергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә!Чакыра, тагын чакыраКыңгырау классларга.Бүгеннән – Белем көненнәнУку елы башлана!
А.Б. Менә бәйрәмебез ахырына да якынлашты.
Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк,
Очрашырбыз җае килгәндә.
Бер-беребезгә сәлам биреп китик,
Очрашканда яки күргәндә.
А.Б Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Көннәрегез имин үтсен, кайгы хәсрәт күрмәгез! Киләсе очрашуларга кадәр сау-сәламәт торыгыз!

Приложенные файлы


Добавить комментарий