Конспект урок по татарскому языку 2 класс


Тема Сүз hәм җөмлә темасын кабатлау.
Дәрес максатлары
Белем бирү максаты
-уку язу әсбапларының барлыгын ,юклыгын,кирәклеген хәбәр итү,үзеңә сорап ала белү күнекмәләрен ныгыту,
Аваз,хәреф,иҗек ,сүз,басым,төшенчәләрен хәтердә ныгыту.
-күнегүләр ярдәмендә эшли белү,диологик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру.
Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе)
Чагыштыра,нәтиҗә ясый белү,кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.
Тәрбия бирү максаты(дәреснең шәхси нәтиҗәсе)
Чисталык,пөхтәлек,сыйфатлары тәрбияләү.
Таныпбелү универсал уку гамәлләре
Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функөияләр ,логик фикерләү,сәбәп-нәтиҗә, бәйләнешләрен табу,индуктив ,дедуктив фикерли белү,
Регулятив универсаль уку гамәлләре
Эш тәртибен аңлап ,уку эшчәнлеген оештыра ,нәтиҗәле эш алымнарын таба белү
Коммуникатив универсал уку гамәлләре
Әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлй ,аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү
2 нче сыйныф (тат группасы)
Дәреснең этаплары Дәрес этапларының төп максаты Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
I. Оештыру моменты Уңай психологик халәт тудыру,дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү 1)Балаларда яхшы кәеф ,эшлисе килү хәләте тудыру .
-Хәерле иртә балалар!
-Әйдәгез әле ,бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Комплиментлар әйтү,яхшы кәеф теләү.
-Яңа көн тынычлык алып килсен
-Яңа көндә 5 ләр алыйк.
Эш урыннарының әзерлеген барлау.
II. Актуальләштерү Белгәннәреннән чыгып ,белмәгән материалны ачыклау. 1Этапның максатын укучылар белән ачыклау.
-Безнең бер-беребез белән сөйләшүебез ,аралашуыбыз нәрсә дип атала?
-Сөйләм нәрсәләрдән тора?
-Җөмлә нәрсәләрдән тора?
-Сүзләр язуда нәрсә белән белдерелә?
1Укучыларның дәрес максатын билгеләве
Сөйләм
Җөмләләрдән
Сүзләрдән
Хәрефләр
III. Уку мәсьәләсен кую Темасын ,дәрестәге чишәсе проблеманы формалаштыру. -Бирелгән сүзләрдән мәкал төзеп яз
Тактада мәкалне укыгыз
Тырышкан табар ,ташка кадак кагар
-Бу безнең нәрсә?
-Җөмләдә ничә сүз бар?
-Нечкә әйтелә торган сүз бармы?
-Беренче сүз ничә иҗектән тора?
-Ничә аваз
-ничә хәреф беренче сүздә
Димәк дәресебезнең темасын әйтеп карагыз әле.
Дәресебезнең максаты Ташка,кагар,кадак,табар,Тырышкан
Укучыларның җаваплары
-Җөмлә
-5
-Юк
-3
3
8
Җөмлә hәм сүз
Сүзләрне дөрес итеп язу,дөрес итеп җөмлә төзү.
IV.Уку мәсьәләсен чишү Теманы ачу,проблеманы чишү өстендә эш.
Хәрефләр
Авазлар Нокталар урынына тиешле хәрефләрне өстәп яз.Дөрес итеп укырга өйрән.
Т..шта салк..н.
Т..шта –к..ш.
Өйд.. җ..л...
Өйд.. т..н..ч.
Без с..йн..фта ук..йб..з.
Б..з-булдыклы сыйныф.
Б.з-т.р.ш.
Т..шта й..ри усал к..ш.
-Монда нинди эш эшләргә,
-Хәрефләрне без нишлибез
-Нәрсә турында сүз бара
-Кыш айларына нинди айлар керә
-Декабр аенда ничә көн
-Сүзләрнең дөрес әйтелешен квадрат җәяләр эчендә күрсәт.
Яшел,юл,ел,яз,еш,яка,юка,елан,яңа,каен
-Сүзләнең квадрат җәяләр өчендә язу ничек дип әйтәбез
-Авазларны без нишлибез
Төшеп калган хәрефләрне куярга
-язабыз,әйтәбез,күрәбез
Кыш турында
Декабрь,гыйнвар ,февраль
31 көн
{йәшэл, йул,йыл,йаз,йыш,йака,йука,йылан,йаңа,кайын
-Авазлар
-әйтәбез,ишетәбез
Иҗекләр
Басым
Текстны укыйк
Ял җитте.Бүген көн җылы.Балалар урманга китте.Алар кош оясы таптылар,ләкин аңа тимәделәр.
-Өч иҗекле сүзләрне күрсәт
-Ике иҗекле сүзләрне күрсәт
-Иҗекләргә бүленми торган сүзләрне күрсәт
-Сүзләр иҗекләргә бүленә.
hәр иҗектә нинди аваз була
-Сүздә ничә сузык аваз булса ,нәрсә саны да шул чаклы була
-Нәрсә ул басым
-Татар телендә сүз басымы кая төшә
-Сорау сүзләрендә кая төшә Тап-ты-лар,ур-ман-га,ба-ла-лар,
Җы-лы,бү-ген,а-лар,кит-те,җит-те.
Көн,ял,кош.
Сузык
Иҗекләр
-Сүздәге иҗекләрнең берсен көчлерәк итеп әйтү.
Ахыргы иҗеккә төшә
Ул беренче иҗеккә төшә, кемгә,нәрсәгә
V Рефлексия Дәрес максатын нинди юллар белән ирештек,нәрсәләр белдек,кебек сорауларга җавап бирү. Дәрестә эшчәнлекне бәяләү.
Нәрсә ул җөмлә
Нәрсә ул хәреф
Нәрсә ул аваз
Нәрсә белдем
Нәрсә ошады
Нинди яңалык белдем
Үз фикереңне дәлилләп дәрестә алган белемнәрне әhмиятен аңлау ,аларны киләчәктә куллана белү.
Басым кая төшкәнен ,дөрес билгеләргә өйрәндек
VI Бәяләү Укучылар үз уңышларын hәм уңышсызларының сәбәбен ачарга ,эшчәнлеген бәяләргә өйрәнү. Белемнәрен бәяләү әм киләчәккә переспектива билгеләү. Үз уңышларын уңышсызлыкларын сәбәпләре турында фикер йөртү.
VII Өй эшен бирү. Мөстәкыйллеккә өйрәтү,үз мөмкинлекләреннән чыгып биремнәрне сайлап алу Өй эшен хәбәр итү,аны башкару ысулын аңлату.
Кыш турыда шигыр ятларга,5 сүзнең басымын билгеләргә. Өй эшен аңлап дөрес башкару

Приложенные файлы


Добавить комментарий