Сыйфатларны? ясалышы.(Образование имён прилагательных)


Сыйфатларның ясалышы.(Образование имён прилагательных)
Сыйфат ясагыч кушымчалар.
I
1.-лы/-ле кушымчасы: ямьле җир ,тозлы аш ,яңгырлы көн, дымлы һава, моторлы көймә, балалы хатын, кылчыклы бодай, сөякле ит, сөтле чәй, ямаулы кием, кайгылы кеше ,акыллы кеше, белемле кыз, фикерле студент, эчтәлекле әсәр, инсафлы егет, тәмле ризык, ипле, атаклы, булдыклы, ярлы, белдекле ,башлы кеше, катлаулы мәсьәлә, рәтле хәбәр, төпле фикер
сыйфатларга кушыла: аклы күлмәк, зәңгәрле яулык;
саннарга кушыла: җиделе лампа, унлы куык, өчле уен һ.б.;
модаль сүзләргә ялганып сыйфатлар ясый: кирәкле әйбер, тиешле җавап;
исем фигыльләргә ялгана: түләүле уку, каюлы читек, чигүле яулык һ.б.
2.-сыз/-сез кушымчасы: тактасыз аудитория, тәрәзәсез бүлмә, түбәсез йорт ,ямьсез, тозсыз, мәгънәсез, ваемсыз тозсыз аш, итсез аш, сөтсез чәй, майсыз ризык, кәефсез кеше һ.б. мәгънәсез сүз, ваемсыз кеше, көйсез бала; кыюсыз кеше, кызыксыз эш, кирәксез әйбер, тиешсез сүз; әрсез, булдыксыз, шыксыз.
җирле сөйләш (җирсез сөйләш мөмкин түгел), вакытлы эш, вакытлы хөкүмәт, атлы кеше (ат менгән кеше) һавасыз яшәү (һавалы яшәү мөмкин түгел), кичсез кайтмау, карандашсыз эшләү һ.б.
3.-гы/ -ге кушымчасы :кышкы юл, язгы кич, җәйге көн, кичке аш, көндезге ял,элекке тормыш, баягы хәл, хәзерге әдәбият, соңгы хәбәрләр, аргы як (арт + гы) һ.б.;аскы (өске) кат, эчке кием, тышкы катлам һ.б.;
урамдагы җиләк, баздагы катык, өйдәге хәл һ.б.
4.-дагы/-дәге (-да+гы, -дә+ге) бакчадагы чәчәк,өйдәге эшләр
5. -ныкы/-неке тире аюныкы, бүрек куянныкы һ.б.
6.-лык/-лек кушымчасы. Исем ясагыч бу кушымча аерым очракларда ясалма, кушма, тезмә сыйфатлар ясауда катнаша: атналык ризык, еллык керем, бишъеллык план, дүрт сәгатьлек дәрес, берпотлык гер һ.б.
7.-чан/-чән кушымчасы исемнәрдән һәм, сирәгрәк, фигыльләрдән сыйфатлар ясый: сүзчән, телчән, сугышчан, эшчән, тырышучан, кызыксынучан. Бу очракта сыйфат күбрәк шәхесне характерлый: сүзчән, эшчән, кызыксынучан кеше.
-даш/-дәш кушымчасы. Бу кушымча актив исем ясагыч булып санала, сирәгрәк сыйфатлар да ясый: аһәңдәш, аваздаш, тиңдәш һ.б.
Пассив кулланылыштагы -сыл/-сел – сусыл җимеш; -лач/-ләч – итләч, йонлач; -чак/-чәк – басымчак һ.б. кушымчалар бар.
II.
-ык/-ек кушымчасы: ватык арба , сынык пычак, китек тәлинкә, җимерек өй, төзек йорт;
йөгерек ат, кысык урын; ачык йөз, йөгерек уй, бозык кеше.
-ыч/-еч кушымчасы нигездә белдерелгән мәгънәгә бәйле билгене белдерә һәм башлыча бер типтагырак сыйфатлар ясый: кызганыч кеше, аяныч хәл, куркыныч җир.
Алынма сыйфатлар:
-ик: капиталистик мөнәсәбәтләр, философик караш, фонетик закончалык һ.б.;
-ив: актив эшчәнлек, объектив караш, норматив актлар һ.б.;
-ль, -аль, -ональ: муниципаль милек, федераль законнар, социаль ихтыяҗлар, территориаль органнар һ.б.;
-он: конституцион суд, традицион караш һ.б.;
–Æ: конкрет эшчәнлек, реаль вәкаләтләр;
-ар: популяр китап, элементар сорау һ.б.
-и :гомуми, әдәби, гыйльми, гарәби,
-кяр/-кәр фидакяр, хәйләкәр, ядкяр; хезмәткәр, эшмәкәр.
-гыч/-геч искиткеч, шаккаткыч, коточкыч һ.б.
-чак/-чәк, -чык/-чек иренчәк, уенчак, кыланчык, бәйләнчек кеше; әмма ул күчерелмә мәгънәдә дә кулланыла: уенчак сүз, бәйләнчек яңгыр һ.б.
-гын/-ген (кискен, үткен), -ынкы/-енке (күтәренке, төшенке, басынкы),
-гыр/-гер (өлгер, сизгер),
-дам/-дәм (бердәм, күндәм),
-нак/-нәк (тыйнак, җыйнак).

Приложенные файлы


Добавить комментарий