Презентация на тему “М?селманнар н?рс?г? инаналар?” 4 нче сыйныфлар ?чен ОРКСЭ д?ресе.


Чтобы посмотреть презентацию с картинками, оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов презентации:

Мөселманнар нәрсәгә инаналар. Бөек Аллаһ һәр кешегә Җанны өргәнАк- караны аерырга Акыл биргән.Шул сорауны бир үзеңә һаман- һаман:“Каян килдем? Нигә яшим? Кая барам?” Дәреслектәге сораулар аша өй эшен тикшерү, сорауларга җавап бирү 1.Сез нинди мөселман бәйрәмнәрен беләсез?2.Андый бәйрәмнәр гаиләләрегездә билгеләп үтеләме?3.Сез мондый бәйрәмнәрне яратасызмы? Дин- халыкларны  туры юлга, яхшылыкка юнәлтмәк  өчен Аллаһыдан пәйгамбәрләр арадашчылыгы аша җибәрелгән бер корал. Иман шартлары 1.Аллаһның барлыгына вә берлегенә инану.2.Фәрештәләргә (мәләкләргә) инану.3.Китапларга инану.4.Пәйгамбәрләргә инану.5.Ахирәт көненә (үлгәннән соң терелүгә) инану.6.Кадер (язмыш) вә казага (хәер вә каргышның Аллаһтан килгәненә) инану. Аллаһ барлыгының сыйфатлары Фәрештәләрне дә Аллаһ яраткан.    Фәрештәләрнең  гәүдәләре күренми. Чөнки ул аларны нурдан ясаган.Мөселманнарның икенче инанганнары ул – фәрештәләр.- Җәбраил, Микаил, Газраил, Исрафил “Изге китаплар” диләр: “Изге китаплар” диләр: Пәйгамбәрләр – Аллаһның әмерен, тыюын вә теләкләрен инсаннарга белдерүчеләр Корьән-и Кәримдә 25 пәйгамбәрнең исеме телгә алынган.Мөхәммәд пәйгамбәр- бөтен кешелек дөньясына күндерелгән зат, соңгы пәйгамбәр. Кешеләр дөньяда  михнәт илә бик күп дәрәҗәләргә ирешә ала. Әмма пәйгамбәр була алмый. Бары тик пәйгамбәрләрдә генә була торган мөһим билгеләр, әһәмиятле сыйфатлар бар: Тугрылык : пәйгамбәрләр беркайчан да ялган сөйләмәсләр.Ышанычлы булу: беркайчан да гаделсезлек эшләмәс, әманәткә хыянәт итмәс.Акыллы вә зиһенле булу.Гөнаһ эшләмәү.Аллаһтан алган белемнәрен  кешеләргә җиткезү, аңлату. Өйрәнгәннәрне ныгыту. Аллаһка инану нәрсәдән гыйбәрәт?Мөселман ни өчен яхшылык кылырга һәм  хак яшәргә тиеш?Җәннәт һәм тәмуг  нәрсә ул?Нәрсә ул ахырзаман һәм кыямәт көне? Ислам әдәбенең төп нигезе кечкенәдән гаиләдә бирелә. Эшне башкарды Мөслим муниципаль районы Яңа Сәфәр башлангыч мәктәбе укытучысы Нуруллина Римма Гилмулла кызы. 2013 нче ел.

Приложенные файлы


Добавить комментарий