Презентация по татарской литературе на тему 9кл


Чтобы посмотреть презентацию с картинками, оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов презентации:

Заһир Бигиев(1870-1902)
Иҗаты1)”Меңнәр,яки Гүзәл кыз Хәдичә”2)”Зур гөнаһлар”3)”Мавәраэннәһердә сәяхәт”
Тормыш юлыЗаһир Бигиев 1870 елда Ростов-Дон шәһәрендә мулла гаиләсендә туа.Әтисе Ярулла Пенза губернасы Чембар өязе Кикин авылыннан кучеп килгән.Баштан әтисендә укый,рус мәктәбендә белем ала,рус телен һәм әдәбиятын өйрәнеп үсә. Әтисе үлгәч, аны татар мәдрәсенә бирәләр. Казанның Күл буе мәдрәсәсендә укыганда, ”Меңнәр,яки Гүзәл кыз Хәдичә”(1887)яза.1890 елда “Зур гөнаһлар”(1890) романы басылып чыга.1891 елда мәдрәсене тәмамлагач, Ростов-Донга кайта.
Ростов-Дон шәһәрендә туган

“Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә”Бу - детектив роман. Әсәр Казан мосафирханәләрнең берсендә номерда атып үтерелгән Зөләйханың гәүдәсе табылу белән башланып китә, Зөләйхә бүлмәсеннән Муса исемле кешегә язылган записка, сыңар перчатка, тәрәзә арасына ертып ташланган фоторәсем табыла. Җинаятьчене эзләү башлана. Ул кешене эзләп табуны атаклы шымчы Шубинга тапшыралар. Шик Казанның яшь байларыннан берсе Муса Салиховка төшә.
Муса образыКазандагы бер бай улы Муса Салихов,Петербургта университет тәмамлаган булса да,әтисе вафатынан соң сәүдә әшләре белән мәшгүль.Атасы үлгәч,сәүдә һәм фабрика эшләре,тормыш мәшәкатьләре Муса өстенә төшә.Шул көннәрдә Казанга Зөләйха килә,хат язып,Мусаны мосафирханәдәге номерына чакыра.Автор Мусаны укымышлы,туры сүзле,йомшак куңелле итеп сүрәтли,кызганып та куя.Муса-үз чорының,үз җәмгыятенең кешесе,яшь татар буржуазиясенең бер вәкиле.
Габденнасыйр образыӘхлак ягыннан һәм шәхси интереслары белән Мусага капма-каршы итеп, З.Бигиев Габденнасыйр образын сурәтли. Габденнасыйр, Муса кебек, Казандагы бер бай улы. Аларның гаилә хәлләре дә охшаш: икесенең дә әтиләре вафат булган, икесе дә өйләнмәгән. Габденнасыйр 24 яшьләрдә, гимназия бетергән. Аның Казанда өч-дүрт җирдә ташпулат өйләре булса да, үзе мосафирханәдә тора. Әмма алар арасындагы ( Муса һәм Габденнасыйр) зур аерма-мораль, әхлакый сыйфатларында.
style.rotationppt_wppt_y Зөләйха һәм Хәдичә образларыРоманда ике кыз образы бирелгән. Икесе дә бик гүзәл. Зөләйха(затлы нәселдән) - морза кызы. Хәдичә - атасы бик бай булса да, гади сәүдәгәр кыз. Зөләйха гимназия тәмамлаган, хатларын да русча яза. Мусага язган хатыннан күренгәнчә, Хәдичә дә татарча белем алган шактый укымышлы кыз булып күз алдына килә. Алар арасында зур аерма шунда: Зөләйханың әтисе, морза булса да, артык бай кеше түгел, ә Хәдичәне язмышы тулысынча ата-ана ихтыярына бәйле татар кызы. Романда Зөләйханың саф мәхәббәте белән байлык арасында каршылык тудырган хәлләр реаль.Автор безне Хәдичә белән берничә урында кыска -кыска сурәтләп таныштыра. Хәдичә образында нечкә куңелле, сөю тайгысын тирәнтен кичерүче, әмма ышып, ул бәхетле була.
Заһир Бигиев - мәгърифәтче язучы“Мавәраэннәһердә сәяхәт”“Зур гөнаһлар”
“Мавәраэннәһердә сәяхәт”Заһир Бигиевнең бу әсәре, татар әдәбиятында сәяхәтнамә жанрын күзаллау өчен әһәмиятле чыганак булып тора.Язучы 1893 елның җәендә Урта Азия, Бохара,Сәмәрканд якларына сәфәр чыга.Әсәрдә сүз шул сәфәр турында бара.Әсәр 1908 елда аерым китап булып дөнья күргәч, Ф.Әмирхан, аның әһәмиятен күрсәтеп, махсус мәкалә яза.
style.rotationppt_wppt_y
style.rotationppt_wppt_y “Зур гөнаһлар”“Зур гөнаһлар” романында язучының мәгърифәтчелек карашлары, иске тип мәдрәсәләргә һәм байлар арасындагы төрле җинаятьләргә тәнкыйте активлаша, геройларга мөнәсәбәте ачыклана төшә.Бу әсәрендә З.Бигиев, шәхес һәм тирәлек мәсьәләсен үзәккә куеп, реализм принципларын эзлеклерәк һәм ачыграк итер тормышка ашыра.Роман янәшә барган һәм узара үрелеп тә киткән ике сюжет сызыгыннан гыйбарәт.Берсе - авылдан килгән Габделгафурның ,иске мәдрәсәдә бозылып,тормыш төбенә тәгәрәве.Икенчесе-сәүдәгәр хатыны Маһруйның, иренә хыянәт итеп, бозыклык, җинаять юлына басуы.

style.rotationppt_wppt_y
style.rotationppt_wppt_y Бертуган ГалиевларҖиһангир Агиев белән үк социаль вәкилләре-сәүдәгәрләр булган ике бертуган - Ибраһим һәм Ягъкуб Галиевлар. Ягъкуб Галиев - 27 яшьтә бозык,тәүфыйусыз,өйләнмәгән егет. Әсәрдә аны әхлак –мораль ягыннан череп таркалган, намуссыз бер тип буларак күрсәтелә. Ягъкубның абыйсы Ибраһим Галиевне автор “олуг юрист,мәкерле һәм фетнәчел кеше” дип тәкъдим итә.Маһруйдан туган баланың әтисе Ягъкуб икәнлеге исбат ителсә, Ягъкубтан калган мал-мөлкәт бу балага булачак һәм халык арасында Галиевләрнең яманаты да чыгачак.
Габделгафур образыБашта Заһир Бигиев туып үскән авыл һәм аның әтисе турында кайбер мәгълүматлар биреп уза. Әтисенең дә исемен дә әйтеп тормыйча,”Нәкәс мулла” дип кенә атый.Казанга белем алырга килгән Габделгафур иске тәртипле мәдрәсәгә урнаша. Куылып, карак Мәмәт белән аралашып китә, тормыш төбенә тәгәри. Хезмәтче Әхмәдине үтерүдә, чиркәү басуда катнаша, тотылып төрмәгә ябыла.

Сюжет, экспозиция, композицияВакыйгалар үстерелеше: Зөләйханың үле гәүдәсе табылу.Экспозиция өлеше , ягъни төп персонажлар белән таныштыру, вакыйгалар барышында бирелә.Конфликтның төенләнүе: Габденнасыйр, үзенең көндәше Муса Салиховны төрмәгә утырып, юлыннан алып ташлау өчен, Зөләйханың үләр алдыннан язып калдырган хатын һәм револьверын алып яшерә.Шымчы Шубинның, Кырымга китеп,Зөләйханың әнисен эзләп табуы вакыйгалар үстерелешенең кульминациясен тәшкил итә.Зөләйханың хаты белән танышудан,бу турыда Казанга телеграмма бирүдән чишелеш башлана. Муса төрмәдән азат ителә, Габденнасыйр агу эчеп үлә.
Язучы З.Бигиев 1902 елда Ростов-Дон шәһәрендә вафат була.З.Бигиев иҗатын сугыштан соң гына өйрәнә башлыйлар. Әдәбият галимнәре М.Гайнуллин, И.Нуруллин, Ф.Мусинның аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган хезмәтләре бар.

Приложенные файлы

Добавить комментарий