Презентация по татарскому языку на тему Зат алмашлыклары


Чтобы посмотреть презентацию с картинками, оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов презентации:

ТЕМА: «БРТты шартларында 6 нчы сыйныф өчен татар теленнән «Зат алмашлыкларын кабатлау» темасына презентация »
Презентация авторы: Габдрәфыйкова Алсу Илдус кызы Белем бирү оешмасы: ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе”Владимир төп гомуми белем мәктәбе” Вазифа: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Белеме: югары, КДУ, филфак, 2003 Белгечлек: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагогик стаж: 10 ел


Күп белдерүгә караганда, аз белдереп,эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр! Галимҗан Ибраһимов
Теманың төп максаты: -танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; -укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү;-төркемнәрдә эшләргә өйрәтү;-БРТна әзерләү.


Зат алмашлыкларымин, без – I зат алмашлыкларысин, сез – II зат алмашлыкларыул, алар - III зат алмашлыклары Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше Берлек санКилешләр Iзат II зат IIIзатБ.к. Мин Син УлИ. к. Минем Синең АныңЮ. к. Миңа Сиңа АңаТ. к. Мине Сине АныЧ. к. Миннән Синнән АннанУ.-в. к. Миндә Синдә Анда Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше Күплек санКилешләр Iзат IIзат IIIзатБ.к. Без Сез АларИ. к. Безнең Сезнең АларныңЮ. к. Безгә Сезгә АларгаТ. к. Безне Сезне АларныЧ. к. Бездән Сездән АларданУ.-в. к. Бездә Сездә Аларда Бирем. Бирелгән җөмләләрдәналмашлыкларны табып алыгыз.а) Мин сине көтәрмен, онытма, акыллым.(М. Хөсәенов)ә) Мин сезгә әйттем бит, монда ул гаепле түгел. (Ф. Хөсни)б) Кем эшләми, шул ашамый. (мәкаль)мин, сине, мин, сезгә, монда, ул, кем, шул. Бирем. Җөмләләрдәге ялгызлык исемнәрен нинди сүзләр беләналыштырып була ? Шул сүзләрне генә сайлап алып язарга кирәк.Гаяз беренче тапкыр мәктәпкә барды. Гаязныбаскычта Наилә Якуповна каршы алды.НаиләЯкуповна Гаязның букчасын күтәрергә ярдәм итте. Гаяз рәхмәт әйтте. ул, аны, ул,аны, аның, ул Бирем. Алмашлыкларны язып алыгыз.Иртә торгач тел сөякләрдән: “Ни хәлегез бар?”­ дип сорар, ди. Сөякләр: “Син тик торсаң, безнең хәл яхшы”, дип әйттеләр, ди.Телең белән тегермән корма, аннан барыбер он чыкмас.Бакма кешенең йөзенә, бак син әйткән сүзенә. син, безнең, аннан, син Бирем. Бирелгән җөмләләрдән зат алмашлыкларын язып алып , килешләрен билгеләргә.Без чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз...Без гади җөмләләрне бер-берсенә кушабыз, тоташтырабыз да алардан чылбыр,бизәкле чәчәкләр чылбыры ясыйбыз . Чылбырлар белән сизгер йөрәкләрне үзебезгә тартабыз, бәйлибез...(Ф. Әсгать)Сүз белән төрлечә ярсыту безне чынбарлыктан ераклаштыра, һәм шуңа күрә, чынбарлыкка булган мөнәсәбәтләребезне бозмас өчен, без моны һәрвакыт истә тотарга тиеш. (И. Павлов)О,бик зур һәм бик кодрәтле нәрсә ул – сүз. Әлбәттә, нәкъ үз урынын табып, үз төсмерләрен салып әйткәндә. Гадәттә, ашык-пошыграк язу аркасында, без аның барлык төсмерләрен дә искә алып җиткермибез, урынындамы бу сүз яки урынына ук куелып җитмәгәнме?- ул турыда уйлап баш ватмыйбыз. Шул ук вакытта океандай бай телебезнең энҗедәй җемелдәүче аерым сүзләре, синонимнары, куллануга кермичә, әкренләп төшеп кала, онытыла бара... (Ф. Хөсни)без- б.к., без- б.к., ул- б.к., безне- т.к., без- б.к.ул – б.к., без- б.к., аның-и.к., ул-б.к. Тест биремнәрен үтәү Бирем. Сорауны иң тулы канәгатьләндергән җавапны билгеләргә1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменәкарый ? а. мөстәкыйль;ә. бәйләгеч;б. модаль.2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.а. эш яки хәлне яисә билгенең билгесен белдерә ; ә. предметның билгесен белдерә ; б. Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә торган сүз төркеме3. Җөмләдә зат алмашлыклары нинди функция үти?а. җөмлә кисәге булмыйлар;ә. ия ,хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;б. аергыч кына булып калалар. 4. I зат алмашлыкларын күрсәт.а. мин, без;ә. мин, сез;б. без, алар.5. Минем алмашлыгы кайсы килештә?а. И.к;ә. Б.к;б. Т.к.6. Дөрес язылышны билгеләгез.а. миң;ә. сиңга;б. аның. Җаваплар1а, 2б, 3ә, 4а,5а,6б Тестларны бәяләү 100% - 80% - “ 5 ” 79% - 60% - “ 4 ” 59% - 35% - “ 3 ” 34% - 0% - “ 2 ” ТестА1. Зат алмашлыгын билгелә.□ 1) аучы □ 3) йөгерергә□ 2) сакчыл □ 4) синеңА2. Зат алмашлыгы кайсы сүз төркемен алыштырып килә?□ 1) сыйфат □ 3)фигыль□ 2) исем □ 4) алыштырмыйА3. Зат алмашлыкларының грамматик билгеләрен күрсәт. □ 1) заман □ 3) килеш□ 2) зат, сан, килеш □ 4) зат, санВ1. Кайсы җөмләдә зат алмашлыгы ия булып килгән?□ 1) Кар бөртеге әкрен генә җиргә төшә. □ 2) Ул бөтен әйләнә – тирәне ап-ак итә. □ 3) Аны түбәләрдә дә, агач башларында да күрергә була. □ 4) Кар күп булса – иген мул булыр.С1. Зат алмашлыгы килешләрен билгеләүдә хатаны тап.□ 1) мине күрде (т.к.) □ 3) безгә керде (ю.к.)□ 2) сездән чыкты ( у.-в.к.) □ 4) ул йөгерде (и.к.) Өй эше292 нче күнегү, алмашлыкларның килешләрен билгеләргә(уртача үзләштерүче укучыларга).Зат алмашлыклары кулланып кечкенә күләмле хикәя язарга(тел темасына-көчле укучыларга).

Приложенные файлы

Добавить комментарий