Урок по татарскому языку на тему Исем с?з т?ркемен кабатлау (3 класс)


Тема: Исем сүз төркеме (кабатлау).
Дәреснең тибы: кабатлау.
Дәреснең максатлары:
1. Күплек сан кушымчалары турында мәгълүмат бирү.Күплек сан ясаучы кушымчалар белән танышу. Кушымчаларны ялгау кагыйдәләрен үзләштерү. 2. Исем – сүз төркеме буенча алган белемнәрне барлау, аларны биремнәр эшләүдә куллана белү күнекмәләре булдыру.
3. Грамоталы матур язу, бәйләнешле төзек сөйләм күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү.
Җиһазлау: Компьютер, презентация, рәсемнәр, карточкалар.
Дәрес барышы.
I.Оештыру моменты.
Исәнмесез!
Исәнмесез.
Хәлләр ничек?
Яхшы, рәхмәт. Ә сезнең хәлегез ничек?
Минеке дә яхшы, рәхмәт.(Слайд 1)
Укучылар, бүген безнең дәресебезгә кунаклар килгән. Әйдәгез әле алар белән дә исәнләшеп алыйк.
Исәнмесез.
Утырыгыз, укучылар.Матур итеп утырабыз, кулларыбызны парта өсләренә куябыз, дәресебезне башлыйбыз. Бүген ничәнче число?
Бүген 14 нче май. (Слайд 2)
Атнаның кайсы көне?
Чәршәмбе. (Слайд 2)
Әйе, бик дөрес, укучылар. Бүген чәршәмбе. Укучылар, әйдәгез әле тәрәзәдән урамга карыйк һәм бүген көн нинди икәнен әйтеп китик.
Бүген көн җылы, матур, җылы җил исә, яңгыр яумый, кояш кыздыра, эссе, температура 25 градус.
Бик яхшы,укучылар, әфәрин, һава торышын әйбәт күзәткәнсез.Алга таба барабыз. Узган дәрес материалын искә төшереп китик әле. Без сезнең белән алдагы дәресләрдә исем сүз төркеме турында сөйләшкшн идек (имя существительное). Кем әйтә, исем нинди сорауларга җавап бирә? (Слайд 3)

Кем? һәм нәрсә?
Дөрес, укучылар.Исем кем һәм нәрсә сорауларына җавап бирә. Рус теленнән аермалы буларак без сезнең белән нәрсәне белергә тиешбез әле?
Татар телендә кем соравына кешеләр генә җавап бирә.
Әфәрин, бик дөрес әйтәсен. Хәзер мин сезне тикшереп карыйм. Игътибарларны тактага юнәлтәбез. Әлеге таҗлар ярдәмендә без сезнең белән чәчәк җыярга тиешбез. Кайсы сүзләр кем соравына җавап бирә, аларны бу якка ябыштырабыз, нәрсә соравына җавап биргән сүзләрне икенче якка ябыштырабыз. Анладыгызмы?
Әйе.

(Ромашканың таҗ яфраклары формасындагы кәгазьләргә әти, әни, бабай, әби, кыз, малай, укучы,апа, абый, куян, аю, песи, сөт, чәчәк һ.б. сүзләр язылган. Балалар бер-бер артлы чыгып ромашка чәчәген җыялар)
Әфәрин, укучылар, бик дөрес җыйдыгыз. Тактада нинди чәчәк килеп чыкты инде?
Ромашка.
Бер генә ромашкамы?
Юк, ике.
Ә экранда ничә ромашка?
Күп. (Слайд 4)
Әйе, бик күп. Шуңа күрә без ромашка түгел, ә ромашкалар диябез. Күплек сан кушымчаларын ялгыйбыз. Алга таба карап китик әле. (Слайд 5-8).

Моннан нинди нәтиҗә ясый алабыз? Сүз ахырында сез ниниди кушымчалар күрдегез?
-лар, -ләр, -нар, -нәр.
4 кушымча. Аларның кайсын кайчан ялгыйбыз. Әгәр сүзебез н, ң, м хәрефләренә бетә икән без сезнең белән –нар, -нәр кушымчаларын ялгыйбыз. Ә калган очракларда -лар, -ләр. Сүзебез нечкә әйтелешле булса нечкә кушымчалар, калын әйтелешле булганнарга калын кушымчалар ялгана. (Слайд 9). Аңладыгызмы?
Әйе.
Хәзер мин сезне тикшереп карыйм. Язмача бер бирем эшлибез. Дәфтәрләрне ачып число һәм сыйныф эше дип язып куябыз. Чиста һәм матур итеп язабыз. Бирем:күплек сан кушымчаларын өстәп яз)(Слайд 11)
1. Бакчачы яшелчә... үстерә.
2. Болында чәчәк... үсә.
3. Җәй көне көн... озын, төн... кыска.
4. Апа миңа кызыл алма... бирде.
5. Әни миңа кашык... кирәк.
- Язып бетердегезме? Тикшерәбез.
- ...
- Дәресебезне алга таба дәвам итәбез. Күплек сан кушымчаларын дөрес кулланырга өйрәндекме икән. Тактага карыйк әле. (Кем кунакка нәрсәгә утырып бара бара?дигән уенны уйныйбыз.)Укучылар, безнең дусларыбыз кунакка барырга җыенганнар. Ләкин алар нәрсәгә утырып барырга икәнлеген белмиләр. Әйдәгез әле аларга булышыйк әле.

(Сүзләр: куян, чеби, аю, үрдәк, пингвин, тиен,бака, керпе)
Һәр сүз белән җөмләләр төзеп әйтелә: мәсәлән, куяннар кунакка поездга утырып бара.(Слайд 12)
Аюлар, бакалар кунакка машинага утырып бара.
Керпеләр,чебиләр, үрдәкләр кунакка самолетка утырып оча.
Куяннар, пингвиннар кунакка поездга утырып бара.
Тиеннәр кунакка автобуска утырып бара. (Слайд 13)

Әфәрин, укучылар, булдырдык. Нәтиҗә ясый әле. Нәрсәләр кунакка машинага утырыап бара?Нәрсәләр кунакка самолетка утырып бар?Нәрсәләр поездга һәм автобуска утырып баралар?
Аюлар, бакалар машинага, керпеләр,чебиләр, үрдәкләр самолетка, куяннар, пингвиннар поездга һәм тиеннәр автобуска утырып баралар.
Яхшы укучылар, бераз арып та киттек. Әйдәгез әле ял итеп алыйк. Барыбыз да бастык. Җырлый-җырлый ял итәбез. (слайд та жыр күрсәтелә, физ-зарядка шулай ук дәрес темасына туры килә)
Хәзер эшләрне төркемнәрдә дәвам итәбез(Сингапур методикасы).Сезнең өстәлләрегездә ак битләр бар,шуларны алабыз да тигез итеп 4 өлешкә бүләбез. Килеп чыккан буш урыннарга без кем? һәм нәрсә? сорауларына җавап бирүче 4 рәсем ясыйсыз.Ясап бетергәч, рәсемнәрне күршеләрегез белән алмаштырасыз һәм рәсем астына нәрсә икәнен язасыз ( мәсәлән куян,китап, машина).Язып бетергәч тагын күршеләрегез белән алмашынасыз( 1 нче номерлы укучылар 2 нчеләргә бирә,2 нчеләр 3 нчеләргә һәм алга таба шулай ук).Алмашынып беткәч һәр укучы 4 сүзне дә тартым белән төрләндерә (минем,синең, аның). Төрләндереп бетергәч укучыларга сүз бирелә,алар һәрбесе 30 секунд сөйлиләр, күршеләре тынлап тора.
Дәресебез ахырына якынлаша, әйдәгез әле үзебезгә билге куябыз.Өйгә эш итеп мин сезгә катрочкалар бирәм. Сез әлеге сүзләргә күплек сан кушымчаларын өстәп дәфтәрләрегезгә язып куярга тиешсез. Аңлашылдымы?
Әйе.
Көндәлекләрегезне бирерсез.Шуның белән безнең дәресебез тәмам. Әйдәгез әле кунакларга бик зур рәхмәт әйтәбез һәм саубуллашабыз.
Сау булыгыз.

Приложенные файлы

Добавить комментарий